Россиядә узган төндә 269 дошман БПЛАсы юк ителгән
Хәбәрләр

Россиядә узган төндә 269 дошман БПЛАсы юк ителгән

Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Төнлә, 24 июньнең 20.00 сәгатеннән 25 июньнең 7.00 сәгатенә кадәр, һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород, Брянск, Волгоград, Калуга, Курск, Орёл, Саратов, Смоленск, Ростов, Тула өлкәләрендә, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Кырым Республикасы территорияләрендә һәм Кара диңгез акваториясе өстендә Украинаның самолет тибындагы 269 пилотсыз очкычын бәреп төшерде һәм юк итте», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев