Рөстәм Хисамиевның Әтнә халкын Бөек Җиңү көне белән котлавы
Хөрмәтле тыл ветераннары! Кадерле сугыш чоры балалары! Райондашлар һәм кунаклар!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм!
9 Май – һәр россияле өчен изге дата. Бу көнне без күзгә яшьләр китерә торган бәйрәм дип атыйбыз, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә төшерәбез.
Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Көчле рухыгыз, Ватанга мәхәббәтегез, фидакарьлегегез һәм батырлыгыгыз безнең өчен һәрвакыт үрнәк булыр. Без, сугыштан соң туган буыннар сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Күп еллар узса да, сезнең каһарманлыкны һәрдаим истә тотабыз, сезнең кыюлыкка сокланабыз.
Бүген көндә ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша. Алар, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, ата-бабаларыбызның батырлыгын үрнәк итеп алып, алга куйган максатларга ирешәләр. Ир-егетләребезнең барысына да махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлап, исән-имин туган якларына, гаиләләренә кайтырга насыйп булсын!
Бу истәлекле бәйрәмдә һәркемгә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, якыннарыгызның күңел җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә иминлек, тынычлык, татулык хөкем сөрсен.
Җиңү һәм аның турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә саклансын, игелекле эшләрдә һәм көндәлек кайгыртуда чагылсын!
Ихтирам белән Әтнә районы башкарма
комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Хисамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев