Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Руслан Кираметдиновның концерт директоры: «Руслан үпкәли белми»

«Русланның янында дуслар булып йөргән кешеләрнең чын йөзен ачтым», - ди Айдар Сәфәргалин.

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә җырчы Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалин кунакка килде. Без аның белән Чаллы артистлары, Руслан Кираметдинов турында сөйләштек.
– Руслан белән Илмираның популяр булуына гаилә хәлләре тәэсир иттеме икән?
– Аларның икесенең дә үз тамашачысы бар. Илмира Нәгыймова талантлы һәм бик уңган кеше. Ул бүгенге популярлыгына фәкать үзенең тырышлыгы белән иреште. Мин аларның гаиләдәге мәсьәләренә  тыгылмыйм. Әмма шуны әйтә алам: нинди генә катлаулы хәл килеп чыкса да, бер генә кеше гаепле була алмый. Руслан «Үзгәрдем» дип исемләнгән яңа концертында кем гаепле дигән сорауга җавап бирәчәк. 

– Гаиләләре таркалгач, Русланга иҗат итәргә авыр булгандыр?
– Бу хәлләрдән соң беренче сезон авырррак булды. Икенчесе җиңелрәк. Өченчесендә без инде ныклап аякка бастык. 

– Руслан Кираметдиновның бүгенге көндә популяр, үсештә булган җырчы булуының сере нидә?
– Җырчының популярлыгы беренче чиратта тамашачыдан тора. Икенчедән, синең вакытың җиткән булу зарур. Чөнки һәр чорның үз җырчысы була. Хәзер Руслан Кираметдиновның вакыты килеп җитте. Чыннан да ул популяр, без социаль челтәрләрдә  ай саен мониторинг ясыйбыз. Аны күзәтәләр, аны тыңлыйлар, аны карыйлар, аны яраталар. 

– Минемчә, Русланның уңышында концерт директоры буларак синең дә өлешең бар.
– Килешәм.  Без аның белән күптәнге дуслар. Ул минем таләпчән, гадел булуымны, аның акчасының бер тиенен дә алмавымны яхшы белә. Артистның кесәсенә керүче администраторлар да бар бит. Без бергә эшли башлагач, мин Руслан Кираметдиновны зур шәһәрләргә, районнарга алып чыктым. Аның миңа кадәр Казанның төп концерт мәйданы «Уникс»та концертлары булмады, соңгы елларда без «Уникс»та 4-5 концерт куйдык. Заллар тулы булды. Яңа сезонда Татарстан һәм Башкортостанда тагын яңа шәһәрләр өстәлде. Руслан Кираметдинов беренче тапкыр Мәскәүдә концерт куячак. 

– Мәскәүдә концерт кую куркытмадымы? Махсус кунак итеп кемне чакырдыгыз?
– Мәскәүдә концерт кую уен эш түгел. Анда тамашачы да башка, аларның таләпләре дә бездәге кебек түгел. Без бу концертка бик җаваплы карыйбыз. Махсус кунак итеп иҗатташ дустыбыз, популяр җырчы Әлфинә Әзһәмованы чакырдык. Чөнки аны тамашачылар да, Руслан үзе дә ярата. Еш кына машинасында аның җырларын тыңлап йөри. Әлфинә апа үзе дә рәхәт кеше. Аны Мәскәүдә беләләр, көтеп алалар, яраталар. 

– Русланның бүгенге популярлыгында тамашачының ярдәме тидеме?
– Беренче урында аның төп ярдәмчесе әнисе Рамилә апа. Ул зирәк, акыллы, тормышны алып бара торган кеше. Һәрвакыт акыллы киңәшләре белән Русланга ярдәм итә. Тамашачы Русланга канатлар куйды. Күбесе аны үзенең улы, оныгы итеп кабул итте. Руслан социаль челтәрләрдә утыра, комментарийларны укый һәм нәтиҗә ясый. Тамашачыларның мәхәббәте, изге теләкләре аңа стимул бирә.

– Руслан нинди кеше?
– Ул үпкәли белми. Начар гадәте –  кешеләргә ышанучан. Мин өч елда үземә дошманнар җыйдым. Сер түгел, артист янында ышкынып йөрүчеләр күп. Мин Русланның дуслары булып йөргән кешеләрнең чын йөзләрен ачтым. Руслан үзе дә минем белән килеште. «Мин фәлән кешегә төрле яклап булыштым, ә ул ярдәм итмәде», – ди.

– Русланның әтисе бармы?
– Әтисе дә, абыйсы да бар. Алар бик тыйнак кешеләр. Алар турында Руслан «Үзгәрдем» дип исемләнгән яңа концертында сөйләячәк. 

Фото Айдар Сәфәргалиннан алынды.

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев