Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәҗәрәләр фестиваль - бәйгесе булып узды

Күңгәр мәдәният йортында, Әтнәбезнең данын, Әтнәбезнең тырыш-уңган халкын, Әтнәбезнең чал тарихын бәян иткән зур масштаблы, районкүләм узган «Тарихта без эзлебез» диеп исемләнгән, шәҗәрәләр фестиваль - бәйгесе булып узды!

Бу матур бәйгедә һәр авыл җирлегенннән, үзенең нәсел агачын белгән, аны төзегән, һәм әлбәттә гаилә ядькаре итеп саклап тоткан, иҗади бер гаилә катнашты. Кайсы гына гаиләнең өстәл композициясе янына килсәң дә, анда моңарчы күрмәгән, белмәгән тарих белән танышып була иде! Әлеге күренешләрдә татар халкының үткәне дә киткәне дә...Буыннан - буынга күчеп килеп, туй мәҗлесләрендә, килен төшергәндә, бәби чәйләрендә пешерелә торган милли ризыкларга да аерым бер урын бирелде. Милли ризыклардан: мич коймагы, урама, гөбәдия, чәк - чәк, өчпочмак, кабартма һ. б аш - су ризыкларыннан авыз итәргә була иде. Һәрбер гаилә узенең нәсел агачын матур итеп ясатып, мөхтәрәм жюри әгъзалары каршында сөйләп күрсәтте. Катнашучыларның өсләрендә татар халкының милли, затлы киемнәре. Өстәл композиясен яклап бетергәч, һәр гаилә үзенең нәсел тарихын сәхнәдәге чыгышлар белән дәвам итте! Барысы да бер дулкында, бер рухта узды!
Безнең Күәм авыл җирлегеннән Борхановлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады! Ахырдан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручыларга, катнашучыларга, иҗади гаиләне әзерләүгә көчен куйган һәркемгә рәхмәт!

Альбина Хакимова, Дусым мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев