Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Шәһәрдәге кебек яшәр өчен хезмәт хакы йөз мең сум булу кирәк

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының уку залында “Синең вакыт” дип исемләнгән марафон узды

Әлеге чара яшьләр көне уңаеннан уздырылган иде. Өч сәгатьтән артык барган марафонда катнашканнан соң, биредә яңгыраган һәр фикерне, әйтелгән һәр сүзне анализлап йөрдем.

Замана яшьләре нинди алар?

Бу сорауны ишетәбез, әмма аңа объектив җавап бирү бик кыен. Чөнки күпме генә тырышсак та, яшьләребезне аңлый алмый тилмерәбез. Өлкәнрәк буын, бүгенге яшьләргә таянып булмый, дип зарланса. Кайберәүләр замана яшьләрен безнең киләчәк, дип саный. Ә бәлки чыннан да безгә, замана яшьләрен аңларга тырышырга, фикерләрен ишетергә кирәк түгелме икән? “Синең вакыт” дип исемләнгән марафон кысаларында яшьләр җитәкчеләребезгә, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиевка уй-ки­че­решләрен, тәкъдимнәрен җит­ке­рергә тырыштылар.

Яшьләрнең буш вакыты

Бүгенге көндә иң актуаль ике тема  – яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру, эш белән тәэмин итү мәсьәләсе. Яшьләрнең шәһәргә тарты­луы күпләрне борчыган проб­лемаларның берсе. Яшьләрне авыл җирендә калдыру өчен нишләргә кирәк?

Очрашу барышында шушы темалар көнүзәгендә булды. Соңгы вакытта берничә тапкыр телгә алынган Яшьләр үзәге турында да сүз булды. Яшьләр үзәге төзелгән очракта, анда ниләр булырга тиеш? Җитәкчеләр шул юнәлештә яшьләр фикерен тыңладылар. 
Таләпләр үтәл­мәслек тә түгел: бию һәм кино залы, аралашу өчен кечкенә генә кафе, сабыйлар белән килгәндә алар өчен уен мәй­данчыгы...
 Болар берничәсе генә. Һәр мәйданчык авылда калган яшьләрнең буш вакытларын файдалы итеп үткәрүне күз уңында тота. 
Очрашу барышында дискотека уздыру турында да сүз булды. Безнең яшьлек дискотека белән үтте дисәк тә ялгыш булмастыр. Яшьләр җыелышып аралаша торган бердәнбер урын – авыл клубы. Атна дәвамында төрле чаралар уза, кино күрсәтелә, атна ахырында – дискотека. Ә бүгенге яшьләребезне дискотекалар кызыксындырамы? Кирәкме ул аларга? Очрашу барышында җитәкчеләр әлеге сорауга яшьләрнең җавабын ишетергә теләделәр. Илһамланып китеп, яшьләр ягыннан “Әйе, кирәк», дигән җавап ишетелмәсә дә, очрашу барышында дискотека үткәреп карарга, аны нинди дә булса кызыклы уеннар белән тулыландырырга дигән фикергә килделәр.
Әлбәттә, нинди генә чара уздыру турында карар кылынса да, ике яклы килешү белән үткәрү, яшьләр тарафыннан да инициатива булу  кирәктер. Иң мөһиме – сүздә генә калмыйча, оештырып карау мөһим.

Акча кирәк?!

Кызганыч, шундый заманда яшибез, яшьләргә генә түгел, бүгенге көндә яхшы яшим дисәң бар нәрсәгә дә акча кирәк. Өлкәннәр авызыннан еш кына: “Бушның ата-анасы үлде”, дигән ярымшаяру сүзен ишетәбез. Шаяру артында күпмедер дәрәҗәдә хаклык тә бар. Хәзер юк кына әйбердән дә акча эшләп калырга тырышабыз. Бер кемнедә гаепләп тә булмый, чөнки яшәеш, алгарыш шуны таләп итә.
Яшьләр белән очрашу барышында уртага салып сөй­ләшенгән икенче мәсьәлә – хезмәт хакы буенча иде. Җитәкчеләрнең яшьләрне авылда калдыру өчен, кимендә күпме хезмәт хакы кирәк, дигән соравына: “Бүгенге көндә авылда да шәһәрчә яшәр өчен, кимендә 100 мең сум хезмәт хакы кирәк”, – дигән җавап яңгырады.
Өлкән һәм урта буын бу санны ишеткәч, аптырый калыр. Әмма тирәнтен уйлап карасаң, барлык түләүләрне күз уңында тотып, шулай ук ай буе яшәүне күз алдына китерсәң, зур сумма да түгел кебек. Замана яшьләренең рәхәт итеп яшәргә теләүләрен дә гаеп итәргә кирәкмидер. Очрашу барышында киресенчә, яшьләрнең актив, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларына сокланып утырдым.  
Бөтен кеше дә бер­төр­ле яшәргә тиеш түгел. Әмма бү­ген­ге көндә азрак кыю­рак булсаң, ялкауланмасаң, үз их­тыяҗ­ларыңны канәгать­лән­дерерлек итеп яшәргә буладыр. Әлеге очрашу ике як өчен дә файдалы булгандыр, дип өметләник. Чөнки биредә күп фи­­керләр яңгырады. Алга таба алар тормышка ашмый калмаслар. 
Бары тик шуны гына әйтәсем килә, заманага ияреп, чаптыр атлар кебек юыртып чапкан чакта, шуны онытмыйк, иң мөһиме – күңел тынычлыгы, сәламәтлек, исәнлек. Ил көннәребез тыныч булсын, гаиләләребез бусагаларыннан кайгы җилләре атлап кермәсен. Әби-бабайларыбызның “Шөкер итик”, дигән алтын сүзләрен дә исебездән чыгармасак иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев