«Сәйлән» клубына йөрүчеләр күңелле итеп бәйрәм иттеләр
Ташчишмә авыл китапханәсендә эшләп килүче «Сәйлән» клубына йөрүчеләр күңелле итеп бәйрәм иттеләр.
"Алар белән эшләү үзе үк ял кебек. Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп кунакка Динго кушаматлы аю да килде. Кечкенә балалар кебек куандык инде менә, каен полосасы арасыннан аю күренүгә. Аның белән биедек тә, әлбәттә инде фотога да төштек. Шашлык, самовар чәе бәйрәмнең күрке иде. Төрле уеннар да уйнадык. Август аеның бер көне менә шулай узып китте", - дип хәбәр итте Ташчишмә авылы китапханәчесе Назирә Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев