Территориаль сайлау комиссиясеннән алган мәгълүматлар буенча Әтнә районында сайлаучыларның 95,90 проценты сайлауларда катнашкан.
Территориаль сайлау комиссиясеннән алган мәгълүматлар буенча сайлаучыларның 95,90 проценты сайлауларда катнашкан. Беренче тапкыр 68 егет һәм 65 кыз үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән.
Сайлаучыларның 96,13 проценты тавышларын Рөстәм Миңнехановка («Бердәм Россия») бирде. Хафиз Миргалимов (КПРФ) – 2,06 процент, Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») – 0,73 һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР) 0,71 процент тавыш җыйган.
Сайлаулар тыныч узды һәм район халкы актив булды. Бу көнне барлык сайлау участокларында да гриппка каршы вакцина ясау мөмкинлеге дә булды. Барысы 496 кешегә прививка ясалган.
Нет комментариев