Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сау бул җәй, исәнме көз

Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында Зур бәйрәм «Сау бул җәй, исәнме көз» исемле «Мәңгәр кичләре» уздырылды.

"Җәйне озату кичәсенә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар күпләп килгәннәр иде. Бәйрәм, күңелле уеннар, җыр - биюләр белән үрелеп барды. Тамашачыга үзләренең яраткан җырларын авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова, Гөлүзә Сиразиева, Зөлфирә Зарипова, Хәтирә апа Рахимова, Ильнур Шакиров бүләк иттеләр. Мәдәният йорты янындагы паркта балалар өчен батут, зур тау, татлы мамык, поп-корн, квадрациклда йөрү нокталары эшләде. Бу бәйрәмдә туган көнен билгеләп үтүче Ибрагимова Гөлназга дуслары, сюрприз итеп "Ак аю" чакырганнар иде. Аю - туган көн хуҗасы өчен генә түгел, барлык авыл халкы өчен сюрприз булды. Бәйрәмгә килгән тамашачы, ахырдан яхшы кәеф рухы белән дискотеканы гөрләттеләр", - дип хәбәр итте Олы Мәңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев