Ә Сез бирәсезме?
Кемдер бу сорауга елмаеп кына куяр, ә кемдер бу бик актуаль дип санар...
Кыш ахырында китереп суккан суыклар аракасында урамга да чыгасы килми. Безгә ярый әле, өйдә җылы, хәтта йорт хайваннарына да "кайнар ризык" керә. Ә менә кошларга нишләргә? Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ, дуслар. Әйдәгез, ярдәм кулы сузыйк. Җимлек булмаса, ачык урында булса да ашарларына куеп калдырыгыз. Шулай да кызык, беләсе килә: кошларны мәктәп укучылары гына ашатамы? Ә Сез, өлкәннәр, бирәсезме соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев