Сибгат Хәким белән бер сыйныфта укыган булганнар
18 нче сентябрь көнне Сибгат Хәким музее Казаннан килгән кунакларны кабул итте.
Әниләре - чыгышы белән Күлле Кименеке, шагыйрь Сибгат Хәким белән бер сыйныфта укыган, яшь чагында шигырьләр иҗат иткән Рәхимә апа Фазылҗанова - Сәләхиева. Кунакка килгән Рәхилә һәм Флүрә апалар 1951-1955 елларда Күлле Киме мәктәбендә белем алганнар. Үз укытучылары, аларның белем бирүләре, Күлле Киме, аның урамнары,базарлары, чишмә буйлары турында сагынып искә алдылар.
Килгән кунаклар язучының иҗаты белән, музей белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев