Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Синоптик Шувалов: Бу атнада Татарстанда һава температурасы -30 градуска кадәр түбәнәячәк

Татарстанда бу атнада кисәк суытачак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына биргән аңлатмасында шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сишәмбе көнне Казанда температура -25 градуска, Чаллы һәм Әлмәттә -30 градуска кадәр түбәнәер дип көтелә.

«Салкын һава торышы җомгага кадәр хакимлек итәчәк. Һәм бары тик җомгада, көннең икенче яртысында гына температура күтәрелә башлаячак. Температура янә кисәк күтәрелә. Казанда җомга көнне кар явачак һәм температура 0 градус, Әлмәттә исә -5..-7 градус тәшкил итәчәк», - дип белдерде Шувалов.

Шул рәвешле, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе атнаның иң салкын көннәре булыр, ә җомгада температура кинәт күтәрелер дип көтелә.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев