Сәхибҗамал Гыйззәтуллина тууына 130 ел
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина - Волжская – ТАССРның атказанган актрисасы һәм ул татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып сәхнәгә аяк баскан, күп рольләр башкарган.
Сәхибҗамал 15 яшендә Ильяс Ашказарскийның труппасында уйный башлый, ә 20 яшендә инде үзе Уфада “Нур” труппасын оештыра. Ул - актриса да, режиссер да. Казан, Ижевск драма театрларында эшләгән, 1923 елдан - Башкорт драма театрында. Аның тууына 130 ел тулу уңаеннан 6 нчы сыйныфта Сибгат Хәким музеенда дәрес үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев