Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Соңгы өч елда Россия хәләл продукция экспортын ике тапкыр арттырды

Соңгы өч елда Россия хәләл продукция экспортын ике тапкыр арттырды һәм 2021 елда аны 180 млн долларга җиткерде, дип хәбәр итте Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы «Агроэкспорт» үзәге җитәкчесе Дмитрий Краснов. Бу хакта «Интерфакс» яза.

«2021 елда хәләл продукция экспорты 180 миллион доллар тәшкил итте, ул тиз темплар белән үсә. Соңгы өч елда ул икеләтә артты. Бу продукциянең күп өлеше - кош-корт һәм сыер ите. Хәләл сертификаты кондитер әйберләренә дә, башка эшләнмәләргә дә бирелә», - диде Краснов сишәмбе көнне Мәскәүдә «Агросәнәгать комплексы продукциясен хәләл кагыйдәләре буенча экспорт сертификациясе» семинарында.

Аның сүзләренчә, Россиянең хәләл продукциясен иң күп сатып алучылар Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләре базарлары.

«Озакламый без үз продукциябезне тагын алга җибәрербез, дип фаразларга мөмкин. Аның белән тәэмин итү эшләре Сахарадан көньяккарак булган илләргә бара инде. Без илгә читтән кертелә торган продукциянең сыйфатына карата куелган шартлар һәм таләпләр ягыннан да шактый авыр, экспортны оештыру өлкәсендә дә шактый кыен булган илләрне продукция белән тәэмин итүнең артуын көтәбез», - диде Краснов һәм сүз Малайзия, Индонезия турында баруын әйтте.

«Сингапурга да товарлар китерү күләмен арттырырбыз дип көтәбез», - дип өстәде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев