Солянка ашы рецепты
Солянканы табынга лимон һәм каймак салып чыгарасың. Тәмле булсын!
Иң элек сөякле ит салып шулпа әзерлим. Шулпага тоз саласы түгел. Ит кайнаган арада суган һәм кишерне кыздырып, бераздан томат пастасы салып, пешереп бетерәсең.
Шулпаны сөзеп, аңа әзер булган кишер белән суган, вак итеп шакмаклап туралган тозлы кыяр, соломкалап туралган ит, ике төрле колбаса, маслина, бер-ике данә сөякле кара җимеш, лавр яфрагы, тозлы кыяр суы салып, 30 минут кайнатасың. Тозы азрак булса, тәменчә тоз өстисең.
Табынга лимон һәм каймак салып чыгарасың. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев