Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Созвездие-Йолдызлык» XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды

Әтнә районы йолдызчыклары да уңышлы чыгыш ясадылар.

Кукмара мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Әтнә, Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Балтач, Теләче районнарыннан килгән талантлы яшүсмерләр катнашты. 26 апрель фестивальнең Гала концерты узды. Әтнә районы йолдызчыклары да уңышлы чыгыш ясадылар.
Нәтижәләре түбәндәгечә:
"Вокаль ансамбль" номинациясе:
• "Тамчылар" - 1 нче урын (җитәкчесе Әхмәтова Л.З.)
• "Нур" үрнәк вокаль ансамбле - 1 нче урын (җитәкчесе Зәйнуллина А. Ф.)
• "Әтнә егетләре" - 3 нче урын (җитәкчесе Шакиров Г. М.)
"Вокаль - соло" номинациясе:
• Габидуллина Сәйдә - 2 нче урын (җитәкчесе Зәйнуллина А. Ф.)
"Хореография" номинациясе:
• "Ал чәчәк" үрнәк бию коллективы - 1 нче урын ( җитәкчесе Абдуллина А. Р., Курбанова Л. И.)
"Конферанс" номинациясе:
• Гәләлиева Алия - 1 нче урын ( җитәкчесе Сафиуллина Ф.Р.)
• Хабибуллина Дилия, Мөбәрәкшина Ильзира - 2 нче урын ( җитәкчесе Сафиуллина Ф. Р.)
• Әхмәтова Сылу, Сибгатуллин Зиннур - 3 нче урын ( җитәкчесе Сафиуллина Ф. Р.)
• Төхфәтуллина Диләрә - 3 нче урын (җитәкчесе Сафиуллина Ф. Р.)
• Хәнәфиев Адель,Мифтахов Мулланур - " Җиңугә омтылышы өчен" махсус бүләк.
Һәрбер балага, аларның җитәкчеләренә, әти- әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алдагы суперфиналда да уңышлар теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев