СВОда катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында закон проекты карала
Дәүләт Советына махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында закон проекты тапшырылган.
Документ әлегә – башлангыч тикшерүдә. Закон кабул ителсә, үзгәрешләр 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, проект махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарның мәшгульлеген көчәйтү максатыннан эшләнгән.
Закон проектында эш бирүчеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә алу өчен квота тәкъдим ителгән. Квота 200 һәм күбрәк хезмәткәр эшли торган предприятиедә хезмәткәрләр санының 1 проценты күләмендә билгеләнә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, яңалык 875 ләп эш бирүчегә кагылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев