Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыерчыклар кайткан

Язны хәбәр итеп сыерчыклар, Туган якка кабат кайтканнар.

Язны хәбәр итеп сыерчыклар,
Туган якка кабат кайтканнар.
Кайтканнар да, көздән моңсу калган
Ояларын эзләп тапканнар.

Кызу гына эшкә керешкәннәр,
Чистарталар әнә йортларын.
Арып ялга туктаган арада
Әй сузалар моңлы җырларын.

Озакламас оя әзер булыр,
Сөенешеп йомырка салырлар.
Әнкә кошлар бәби чыгарганда,
Әткә кошлар сакта торырлар.

Зарыктырмас нәни кошчыклары
Борын төртеп туар дөньяга.
Менә шуннан мәшәкатьле тормыш,
Әй, башланыр ата-анага.
Җимнәр ташыр тырыш әткә кошлар,
Әнкэ кошлар назлап сыйларлар.
Канат очларында тирбәтеп
Бишек җырлары да җырларлар.
Килеп җитәр кошчыкларга
Канат ныгытыр вакыт.
Ныгыган канатны сынап,
Чит жиргә китәр вакыт.

6.04.18
Гөлусә Галимҗанова

Фото: Фидаиль Кадимов, Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев