Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиб озак йоклау авыру билгесе булуы турында искәртте

«Бу гиперсомния һәм депрессия симптомнары булырга мөмкин», — диде сомнолог Елена Царева.

Озак йоклау авыру симптомы булырга мөмкин. Бу турыда врач-невролог һәм сомнолог Елена Царева «Спутник» радиосына биргән интервьюда сөйләде.

Йокы режимы бозылу сәбәпле, кешенең йокы туйдырырга тырышуы һәм ятакта 8 сәгатьтән артык вакыт үткәрүе турында сүз бармый, дип искәртте табиб.

Әгәр кеше көннән-көн күбрәк йоклый, әмма барыбер йокысы туймый икән шикләнергә урын бар. Бу берничә авыру билгесе булырга мөмкин, ди невролог.

«Бу гиперсомния һәм депрессия симптомнары булырга мөмкин. Беренче очракта йокы режимы бозылу белән бәйле авыруларны дәваларга кирәк. Икенче очракта, депрессия вакытында йокыга һәм караватта ятуга ихтыяҗ арта», — дип аңлатты Елена Царева.

Аның сүзләренчә организмның бу халәтенә җитди игътибар бирергә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-05-2021/tabib-ozak-yoklau-avyru-bilgese-buluy-turynda-isk-rtte-5822242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев