Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиблар һәм укытучылар өчен ташламалы ипотека эшләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хөкүмәткә педагоглар, табиблар һәм социаль хезмәткәрләр өчен ташламалы ипотека программаларын эшләү инициативасы белән мөрәҗәгать итте.

Депутат зур булмаган шәһәрләрдә торак сатып алу проблемасының аеруча кискен торуына игътибар итә. "Кешеләр хезмәт хакы югары булган һәм, димәк, үз торакларын сатып алу мөмкинлеге зуррак булган эре шәһәрләргә китәргә тырыша. Нәтиҗәдә урыннарда кадрлар кытлыгы кискенләшә... Проблеманы хәл итү вариантларының берсе – табиблар, педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр өчен ташламалы шартларда социаль ипотека кертү исәбенә торак алу мөмкинлекләрен киңәйтү дип уйлыйм" дип билгеләп үтә парламентарий.

"Мондый ипотека шартларына килгәндә, монда беренче чиратта ставкалар түгел, ә беренчел кертем. Әлбәттә, ИТ-белгечләргә дә ярдәм итәргә, ләкин безне кемдер дәваларга, балаларыбызны укытырга тиешлеген онытмаска кирәк. Шуңа күрә социаль әһәмияткә ия хезмәткәрләргә беренче чиратта ярдәм итү зарур. Бу мәсьәләгә якын килү төбәккә, ипотеканың иң чик суммасына, башлангыч кертемгә бәйле рәвештә булырга тиеш. Ставка иң минималь булсын" дип аңлаткан "Российская газета"га Ярослав Нилов.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев