Табышмак көнен билгеләп үттеләр
Табышмак ул логика, фантазия, игътибарлылыкны үстерә.
Без барыбыз да бу жанрны балачактан ук яратабыз. Бу көнне Күлле-Киме авыл китапханәсе китапханәчесе күңелле һәм кызыклы табышмаклар сәгате үткәрде. Балалар искиткеч табышмаклар дөньясына сәяхәт иттеләр. Ә табышмаклар төрле иде – әдәби, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын белү, хәтта табышмаклар турында табышмаклар да чишелде. Менә шундый искиткеч күңел ачу килеп чыкты китапханәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев