Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Танылган онлайн кинотеатрларда татар фильмнары чыкты

Танылган онлайн кинотеатрларда татар фильмнарын – «Телсез күке» (реж. Рәүф Кубаев) һәм «823-нче километр» (реж. Әмир Галиәскәров һәм Ирек Хафизов) карарга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ИВИ стриминг сервисында бу картиналарны «Популярные фильмы» тупланмасында, ә «Кинопоиск» һәм «ОККО» онлайн кинотеатрларында эзләү системасы аша табарга була.

Ике фильм да күпсанлы кинофестивальләрдә бүләкләргә лаек булган, тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнгән һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган. Хәзер бу татар фильмнарын теләгән һәр кеше үзенә уңайлы сервистан, уңайлы вакытта карый алачак, диелә хәбәрдә.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев