Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртип бозулар кимеми

Район хакимияте каршында эшләп килгән балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларыняклау комиссиясе әгъзалары чираттагы утырышка җыелды.

Көн тудымы... проблема. Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар арасында да гел булып тора ул. Бу юлы да комиссия әгъзалары тарафыннан берничә материал каралды.

“Исерткеч эчемлекләр кулланып, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган яшүсмерләр эше әти-әниләр белән берлектә каралды. Шулай ук җәйге каникуллар чорында балалар тарафыннан урлау очрагы теркәлеп, комиссиягә аларның әти әниләре дә чакырылды. Алар белән сөйләшүләр булды”, – диде балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаутдинова.

Шулай ук комиссия утырышы барышында Ижау шәһәрендә булган фаҗига хакында да сөйләшүләр булды. Район мәктәпләрендәге саклану чараларына тагын да игътибар итәргә һәм битараф булмаска кирәклеккә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев