Ташчишмә авыл китапханәсендә кул эшләре күргәзмәсе эшли
Хәбәрләр

Ташчишмә авыл китапханәсендә кул эшләре күргәзмәсе эшли

Кызыксынучыларга мастер-класс күрсәтү мөмкинлеге дә бар.

Ташчишмә авыл китапханәсендә кул эшләре күргәзмәсе эшли. Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре  югары бәяләнә. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Карарга теләгән кешеләр рәхим итегез


Нет комментариев