Татарстан кардиохирургиясе тарихында беренче тапкыр тибә торган йөрәккә операция ясаганнар
Катлаулы операциядән соң икенче көнне үк ир - ат реанимациядән гомуми палатага күчерелде, уңышлы тернәкләнеп килә.
Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге хирурглары Татарстан кардиохирургиясе тарихында беренче тапкыр тибә торган йөрәккә аортокоронар шунтирование һәм аортага протез ясау буенча бер үк вакытта операция үткәрделәр.
70 яшьлек пациент аягында ампутация белән янаган кан әйләнеше бозылган табибларга мөрәҗәгать иткән. Тикшерү тромблар белән тулган аорта аневризмасын һәм шуның белән бергә йөрәкнең авыр патологиясен ачыклаган. Ике операцияне аерым-аерым уздыру үлем куркынычы тудырган, шуңа күрә бер үк вакытта йөрәк эшчәнлеген туктатмыйча операция ясау турында карар кабул ителгән.
Ике хирургия командасы (кардиохирурглар һәм кан тамырлары хирурглары) бер-берсен аңлап эшләде, бу пациентның гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев