Татарстан халкына 2025 ел өчен 13,3 млрд сумлык милек салымы исәпләнгән
Хәбәрләр

Татарстан халкына 2025 ел өчен 13,3 млрд сумлык милек салымы исәпләнгән

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Татарстан халкына 2025 ел өчен 2,2 млн милек салымы белдерүе юлланган, гомуми суммасы 13,3 млрд сум – үткән ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк. 

Бүгенге көнгә республика халкы әлеге сумманың 5,3 млрд сумын түләгән инде.

«Шуны әйтәсем килә, безнең гражданнарның активлыгы арта. Узган ел без 99,1 процент җыйдык, 2024 елда – бурычларны исәпкә алып, 101 процент. Шуңа күрә салым түләүчеләрнең тәртиплелеге арта бара дип саныйбыз», – диде Сафиуллин, салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген өстәп.

Татар-информ


Нет комментариев