Иң көчле спортчылар катнашында җәйге спорт төрләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында II Бөтенроссия спартакиадасы ярышлары тәмамланды
Татарстан Республикасы җыелмасы гомуми команда зачетында дүртенче урынны алды һәм барлыгы 50 медаль (19 алтын, 14 көмеш һәм 17 бронза) яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сигез төбәкнең спорт мәйданчыкларында үткән Спартакиада 1 августта башланды һәм 10 октябрьдә тәмамланды. Серфинг буенча ярышлар аның финал аккорды булды.
Аерым алганда, Казан 11 спорт төре буенча ярышларны кабул итте. Сүз регби-7 (ир-атлар һәм хатын-кызлар), скейтбординг, софтбол (хатын-кызлар), футбол (хатын-кызлар), ат спорты, байдарка һәм каноэда ишү, ишү спорты, спорт гимнастикасы, флаг-футбол (хатын-кызлар), бейсбол (ир-атлар), мылтыктан ату турында бара. Татарстан башкаласында Спартакиада барышында җиде заманча спорт объекты җәлеп ителде.
Турнирда катнашучылар 44 спорт дисциплинасында барлыгы 362 медаль комплектын уйнатты. Ул Федерациянең 82 субъектыннан 7 меңнән артык спортчыны берләштерде.
Ярышлар РФ Президенты Владимир Путинның указы нигезендә «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Нет комментариев