Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр

Вакытлыча чикләүләр М7, Казан — Оренбург һәм Казан — Ульяновск трассаларында кертелә

ТР автомобиль юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.

Бүген М7, Казан — Ульяновск һәм Казан — Оренбург трассаларында һава торышы начарлану сәбәпле, кичке биштән — шәһәрара автобуслар, кичке җидедән - йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә.

Фаразлаулар буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Температура -22 градуска кадәр төшәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне мөмкин булган кадәр торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә юлдагы штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә сорый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-12-2020/tatarstan-yullarynda-buran-arkasynda-avtobuslar-m-y-k-mashinalary-h-r-k-ten-chiklil-r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев