Татарстанда 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши
Хәбәрләр

Татарстанда 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши

Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәгенең медицина буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.

Шулай ук быел ВИЧ-инфекцияле әниләр 109 сәламәт бала тапкан.

«Алар ничек сәламәт бала таба алган. Бу хатын-кызлар йөклелек вакытында дәвалау алганнар. Туганнан соң балага вирусны бетерүче дарулар бирелгән. ВИЧ ана сөте аша да күчәргә мөмкин, шуңа күрә инфекциялеләр балаларын имезми», – дип аңлатты Айрат Бешимов.

 


Нет комментариев