Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда 2400 үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә исәптә тора

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта 92 меңнән артык кеше белем бирү учреждениеләренең эчке контролендә тора. Бу аларның барысы да җинаятьчеләр дигән сүз түгел - алар безнең махсус контрольдә», - диде министр урынбасары.

Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, шулар арасында 2400 үсмер хокук бозган һәм Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрендә исәптә тора. 9334 үсмер даими рәвештә белем бирү учреждениеләре уставын боза, ә 80 545 бала төрле сәбәпләр аркасында адреслы ярдәмгә мохтаҗ.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев