Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда -27 градуска кадәр салкынайта һәм томан көтелә

Иртәгә, 8 февральдә, Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында һава температурасы -17..-22 градуска, ә аязганда -23 градуска кадәр фаразлана.

Моннан тыш, урыны белән, төбәкнең башкаласында да төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән кар яварга мөмкин.

Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Көндез һава температурасы -7...-12 градус (Казанда - -8..-10 градус) фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-27-graduska-kadar-salkynaita-ham-toman-kotela-5866707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев