Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 324 гектар мәйданда урманны табигый рәвештә яңадан торгызганнар

Татарстанда агымдагы елның 10 июленә 324 гектар мәйданда урманны табигый рәвештә яңартканнар.

Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Урманны табигый рәвештә яңадан торгызу – урман культураларын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән урман хуҗалыгы чаралары комплексы ул. Туфракның өслеген минерализацияләү, агачларны кискән вакытта табигый үстерү һәм яшь агачны саклау кебек чаралар каралган», - дип искәртте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел урманны табигый рәвештә яңадан торгызу эшләрен 1034 гектар мәйданда башкару ниятләнә.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 1529,5 гектар мәйданда (шул исәптән 1421,9 гектарда - урманны табигый рәвештә яңадан торгызу, 103,6 гектарда – агач утырту, 4 гектарда – урманны катнаш торгызу) урманнарны яңадан торгызу буенча чаралар үткәрелгән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев