Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда 76 яшьлек пенсионер мошенникларга 1 миллион сум акчасын тапшырган

Җинаятьчеләр аны алдап, бер миллион сумнан артык акчасын үз куллары белән бирдергән.

Полиция мәгълүматларына караганда, башта пенсионерга үзен прокуратура хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Ул билгесез кешеләрнең, имеш, ышаныч кәгазе ярдәмендә пенсионерның банк счетларыннан акча күчерергә җыенуы турында хәбәр иткән.

Өлкән яшьтәге ир-ат счетларында зур күләмдә акча саклануын әйткәч, шалтыратучы аңа ике вариант тәкъдим иткән: счетларны өч елга блоклау яки бөтен акчаны алып, «декларацияләү» өчен тапшыру.

Берникадәр вакыттан соң пенсионер белән үзен юрист дип таныштырган хатын-кыз элемтәгә кергән. Ул акчаны саклап калырга ярдәм итәчәген вәгъдә иткән һәм банктагы барлык акчаны алып, счетны ябарга киңәш биргән. Моннан тыш, ул банк хезмәткәрләренә акча алуның чын сәбәбен әйтмәскә кушкан.

Пенсионер банкка барып, 1 миллион 25 сум акча алган һәм аны курьерга тапшырган. Җинаятьче хәтта расписка калдырып, акчаны берничә көннән кире кайтарачакларын әйткән.

Тик икенче көнне генә ир-ат үзенең мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция мошенникларның шәхесен ачыклау белән шөгыльләнәләр. Хокук саклау органнары гражданнарны сак булырга чакыра: прокуратура, полиция, банк хезмәткәрләре яки башка дәүләт органнары вәкилләре телефон аша акча күчерергә, салдырырга яки курьерга тапшырырга кушмый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев