Татарстанда автокредитлар буенча уртача ставка 11 процентка кадәр төште
Хәбәрләр

Татарстанда автокредитлар буенча уртача ставка 11 процентка кадәр төште

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Авто.ру сервисы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда яңа автомобильләргә кредит буенча уртача ставка июль аенда 11,1 процентка кадәр кимеде, ә заявкаларны хуплау дәрәҗәсе 79 процентка кадәр артты.  

Шул ук вакытта, республикада займның уртача күләме элеккеге дәрәҗәдә (1,85 миллион сум) калды, ә яңа автомобильләрнең медиана бәясе 2,7 миллион сумга кадәр артты.

Гомумроссия күрсәткечләре белән чагыштырсак, Россия буенча автокредитның уртача күләме, автомобиль бәясе кебек үк, республиканыкыннан аерылмый диярлек - 1,84 миллион һәм 2,76 миллион сум.

Татар-информ


Нет комментариев