Татарстанда бензин тагын да кыйммәтләнде
Хәбәрләр

Татарстанда бензин тагын да кыйммәтләнде

Татарстанда 2024 елның 22 июленнән 29 июленә кадәр автомобиль ягулыгы бәясе кабат артты.

Татарстанстат статистикасы буенча, барыннан да бигрәк АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнгән. Аның бәясе 80 тиенгә артып, бер литры 72,21 сумга җиткән.

АИ-95 маркалы бензинның бер литр бәясе 7 тиенгә үсеп, 54,63 сум тора.

Ягулыкның калган төрләре 1 тиенгә кыйммәтләнде. Әйтик, АИ-92 маркалы ягулык литры өчен 50,38 сумга кадәр, ә дизель ягулыгы литры өчен 61,16 сумга кадәр арткан.

Татар информ


Нет комментариев