Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды
Хәбәрләр

Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды

15 декабрьдән Татарстанда «чыршы» профилактик операциясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агачларны законсыз кискән өчен штрафлар каралуын искәрттеләр: физик затларга – 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр.

Ә кисүдән килгән зыян 5 мең сумнан артып китсә, җинаять җаваплылыгы каралган. Республика урманнарында законсыз эшчәнлек очраклары турында 8-800-100-94-00 телефоны буенча хәбәр итәргә өндәделәр.

 «Чыршы» операциясе Татарстанда «экологик иминлек» милли проекты буенча уза. 

 


Нет комментариев