Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда, эссе булу сәбәпле, урманнарга керү тыела

Татарстанда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, 14 июньнән урманнарга керү чикләнелә. Чикләү 21 көн дәвам итәчәк. Министрлар Кабинеты бу җәһәттән карарга кул куйган. “Татар-информ”, Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

“Татарстан урманнарына карата чикләүләр билгеләнде. Хәзерге вакытта урманнарга җәяүләп, транспортта керү, билгеле бер эшләр башкару тыела. Гамәлдәге закон нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген алып баручыларның урман юллары аша узуына гына кагылмый бу”, – диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. Урманчылар чикләү кертелү, аның гамәлдә булу чоры һәм урман юлларының шлагбаумнар белән ябылуы турында кисәтү такталары урнаштырачак. Әйтергә кирәк, көннәрнең бик эссе торуына карамастан, быел республикада урман янгыннары булмаган әле. 2023 елда, эсселек аркасында, урманнарга керүне чикләү – 6 тапкыр, 2022 елда – 3тапкыр игълан ителгән.

Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев