Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда гыйнвар аенда ташламалы ипотекага сорау арткан

Татарстанда 2024 елның гыйнвар аенда ташламалы ипотекага гаризалар саны бер елга күчереп исәпләгәндә 28,7 процентка арткан. Мондый кредитка ихтыяҗ буенча алдынгы төбәкләргә шулай ук Свердловск (+10,8 процент) һәм Төмән (+10,5 процент) өлкәләре дә кергән. «ДОМ.РФ» статистикасында шундый мәгълүматлар китерелә, дип яза РБК.

Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Краснодар краенда исә ташламалы ипотекага сорау кимегән. Әйтик, РФ башкаласында ул – 36,2 процентка (гыйнварда 7,97 мең гариза), «мәдәни башкалада» - 28,9 процентка, Краснодар краенда 16,6 процентка азайган. Түбән Новгород (-15,7 процент), Воронеж (-6,3 процент) һәм Чиләбе (-2,3 процент) өлкәләрендә дә ихтыяҗның кимүе теркәлгән.

Шулай да тулаем алганда ил буенча 8 процентлы ташламалы ипотекага гаризалар саны гыйнвар аенда бер елга күчереп исәпләгәндә 7 процентка арткан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев