Татарстанда ял көннәрендә нуль градуска кадәр җылытачак
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәрендә нуль градуска кадәр җылытачак

Атна ахырында Татарстанда һава температурасының сизелерлек күтәрелүе көтелә, әмма моңа кадәр һава торышы тотрыксыз булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Бүген-иртәгә -4..-9 градус көтелә, аннары бер тәүлеккә - 0..-5, аннары тагын -4..-9, ә төнге сәгатьләрдә -10..-12 градус булачак, якшәмбе көнне җылытачак», - ди синоптик.

Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан килүче циклонның җылы секторына эләгәчәк. Һава температурасының нульгә якын булуы язның беренче билгесе булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми: чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бераз кар явуы ихтимал, аннан соң һава торышы тотрыклана.

Тулырак:


Нет комментариев