Татарстанда яшь әти-әниләргә бушлай бала караучы бирәчәкләр
1 ноябрьдән Татарстанда яшь гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы эшли башлаячак.
30 яшькә кадәрге әти-әниләр үз балалары өчен бушлай «социаль няня» хезмәтен рәсмиләштерә алачак. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Баланың яше 6 айдан 3 яшькә кадәр булырга тиеш. Программада катнашу өчен әти-әниләр дә, бала да Россия гражданнары булырга һәм Татарстанда теркәлергә тиеш. Тагын бер мөһим шарт-гаиләнең салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмау.
Хезмәтне алу өчен социаль яклау бүлегенә гариза бирергә кирәк. Аңа туу турында таныклыкның, әти-әни паспортларының күчермәләре, югары уку йортыннан белешмә һәм балада инфекцияләр булмау турында белешмә беркетелә. Хезмәтнең хупланганмы-юкмы икәнен гаилә документларның тулы пакетын тапшырганнан соң биш көн эчендә беләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев