Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре бер елда 18 процентка арткан

Май йомгаклары буенча Татарстанда кулланучылар бәяләре индексы 2023 елның шул ук ае белән чагыштырганда 8,43 процентка арткан.

Узган ел ахырыннан күрсәткеч 3,18 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә Татарстанстат.

Бер ел эчендә җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр 18,22 процентка, ә 2023 елның декабреннән 5 процентка арткан.

2023 елның маеннан башка төр азык-төлек товарларына бәяләр 8,46 процентка, шул ук елның декабреннән 3,06 процентка, азык — төлек булмаган товарлар 6,16 процентка һәм 1,22 процентка, тулаем алганда товарлар 2023 елның маеннан 9,5 процентка һәм 2023 елның декабреннән 3,3 процентка арткан.

Күрсәтелгән срокларда кулланучылар бәяләренең база индексы 8,66 процентка һәм 3,31 процентка үзгәргән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев