Татарстанда 2026 елның июнендә куллану бәяләре индексы май ае белән чагыштырганда 1,11 процентка арткан.
Ел башыннан бәяләр 4,84 процентка арткан, диелә Татарстанстат мәгълүматларыннан.
Бер ел эчендә – 2025 елның июнь аена – республикада куллану бәяләре 7,26 процентка артты. Чагыштыру өчен, Россия буенча еллык инфляция июньдә 6,02 процент тәшкил иткән.
Бер ай эчендә хезмәтләр кыйммәтләнде – аларның бәясе 1,22 процентка артты. Товарларга бәяләр 1,06 процентка, шул исәптән азык – төлек товарларына – 1,1 процентка арткан.
Азык-төлек товарлары арасында җиләк-җимеш-яшелчә продукциясенең бәясе сизелерлек үзгәргән – бер ай эчендә ул 5,83 процентка арткан. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне исәпкә алмыйча продуктлар 0,44 процентка кыйммәтләнде.
Азык-төлек булмаган товарлар июньдә 1,01 процентка кыйммәтләнде. Ел башыннан аларның бәясе 2,47 процентка арткан.
Нет комментариев