Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир урынына акча тәкъдим итәләр

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасын кертергә җыеналар – бушлай җир участоклары урынына акчалата түләү.

Җиргә чиратны көтү яки компенсация алу – монысы һәр гаиләнең үз ихтыярында булачак. Яңалыкның үзенчәлеге турында «Татар-информ» материалында.

72 меңнән артык гаилә җир алуга гариза тапшырган

Татарстанда 2012 ел азагыннан күп балалы гаиләләргә җир участокларын бирү программасы гамәлдә. Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының соңгы белешмәсе буенча, бу вакыт эчендә 72 меңнән артык гаилә җир алуга гариза тапшырган.

Җир участогына үз муниципалитетында биш елдан да кимрәк яшәмәгән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип рәсми рәвештә танылган (бер кешегә 12дән алып 18 квадрат метрга кадәр) өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр хокуклы. Әгәр балаларның берсенә 23 яшь тулмаса һәм көндезге бүлектә укыса, шулай ук гариза тапшырып була.

2025 елның августына җир биләмәләрен 53 меңнән артык гаилә алган, бу барлык гариза бирүчеләрнең 74%ка якыны.

«Зур шәһәрләрдә участоклар бирү авыррак»

Журналистлар белән әңгәмә барышында Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, республиканың 17 районында җир участоклары гариза биргәннәрнең барысына диярлек тапшырылган. Тагын 21 районда җир белән тәэминат 90-99 процент дәрәҗәсендә, биш районда – 90 проценттан ким.

Аеруча кискен вазгыять Казанда һәм Яр Чаллыда: анда гаиләләр күп булу һәм җир фонды чикле булу сәбәпле, участоклар җитми.

«Күп балалы гаиләләр саны югары булган зур шәһәрләрдә җир участокларын бирү авыррак булуын күрәбез», – ди Зилә Вәлиева.

«Һәр гаилә үзе хәл итәргә тиеш, бу аларның ризалыгы белән генә эшләнә»

Татарстан парламенты тарафыннан сентябрь азагында кабул ителгән закон проекты мәсьәләне хәл итү ысулының берсе булып санала. Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир участогы урынына акча алу хокукы бирелә.

Хәзер Татарстанның Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, яңа чара күп балалы гаиләләр өчен республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган өстәмә ярдәм чарасы булыр дип көтелә.

Вәлиева сүзләренчә, яңа чара бары тик гаиләнең үз теләгеннән чыгып кына тормышка ашырыла. «Һәр гаилә үзе хәл итәргә тиеш, бу аларның ризалыгы белән генә эшләнә», – диде Иҗтимагый палата рәисе.

Шул рәвешле, яңа ярдәм чарасы күп балалы гаиләләргә сайлау хокукын бирә – җир кишәрлегеме, әллә акчалата түләүме.

«Бар кеше дә участокларны тиешле максатларда кулланырга әзер түгел»

«Бу яхшы инициатива, чөнки күп кенә гаиләләр озак көтәргә мәҗбүр. Төрле сәбәләр аркасында бар кешенең дә көтәсе дә килми. Моннан тыш, бар кеше дә участокларны тиешле максатларда кулланырга әзер түгел», – дип фикерен әйтте ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РПСЦ Казан-Нократ епархиясе кафедраль соборы рухание Роман Донцов.

Аның сүзләренчә, статистика буенча, җир биләмәләрен алган күпчелек гаиләләр аларны аннары сата. «Инициатива бик вакытлы, чөнки кеше сайлый ала: я көтә, я акчасын ала», – ди Донцов.

Әлегә түләү күләме расланмаган, әгәр гаилә ул сумма белән килешмәсә, алар бу мөмкинлектән баш тарта ала. «Күп булырмы, азмы – бәяләү кыен, ләкин кешенең сайлау мөмкинлеге булуы яхшы», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев