Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда М7 юлында авариядә ир-ат һәм яшь кыз һәлак булган

Бүген иртән Татарстанда М7 юлында Исәк авылы янында юл һәлакәте булган.

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә фура һәм Toyota автомобиле бәрелешкән.

«Чит ил автомобилендәге ир-ат һәм кыз шунда ук һәлак булган, тагын бер ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кызга 21 яшь булган.

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга прокурор урынбасары Гайрәт Маликов килгән. Юл һәлакәтен тикшерүне күзәтү ведомствосы контрольдә тота, дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-m7-yulynda-toyota-belan-fura-katnasyndagy-avariyada-ir-at-ham-kyz-halak-bulgan-5866310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев