Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда мошенниклар 23 яшьлек егеттән, бүләк белән кызыксындырып, кредит алдырган

Аферистлар Чаллыда яшәүче 23 яшьлек егетне, янәсе, автомобильләрен таможня аша үткәрү өчен, 300 мең сумлык кредит алырга күндергән һәм акчаны кулга төшергәч юк булган.

Шәһәрдә 23 яшьлек егеткә кыйммәтле чит ил машинасын йөртүче мөрәҗәгать иткән. Ул дуслары белән машиналарны алып сату һәм таможня аша үткәрү белән шөгыльләнүе, әмма импортны таможняда рәсмиләштерү өчен акчасы җитмәве турында сөйләгән.

Шуннан соң егеткә, янәсе. үз исеменә алса, 100 мең сум эшләячәген әйткән. Шул ук вакытта бурычын ике көн эчендә түләргә вәгъдә биреп, телефон номерын калдырган. Егет, ризалашып, яңа бизнес-дуслары белән банкка юл тоткан. Анда 300 мең сумга кредит карталары рәсмиләштереп, аларны аферистлар кулына тоттырган.

Әмма тегеләр акчаны билгеләнгән вакытта кире кайтармаган. Шунда инде егет, яңа дусларына шик туып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Чаллыда мондый очраклар моңарчы да булгалаган. Товар китереп бирү сервисы йөртүчесе дә шул рәвешле зыян күргән. Ул да аферистларның акча түләү хисабына ярдәм итү үтенечен кире какмаган.

Мошенниклар аңа, янәсе, үз карталарының ябык булуы сәбәпле, акча күчерү өчен картасын биреп торса, 8 мең сум түләячәкләрен вәгъдә иткән. Йөртүче, ризалашып, телефонын тегеләргә тапшырган. Берничә минуттан соң банк кушымтасы 8 мең сум акча килүе турында хәбәр җибәргән.

Егет, әлбәттә, сөенгән, әмма сөенече генә озакка бармаган. Берникадәр вакыттан соң ул үз исеменә 100 мең сумлык онлайн-кредит рәсмиләштерелүен, 92 мең сумының билгесез счетка күчерелүен белеп алган. Шунда гына алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев