Татарстанда пилотсыз авиация системаларын үстерүгә 2 млрд сум юнәлдерелде
Бу 2026 елга каралган финанслау күләменең 100 проценты, диелә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматларында.
Ел башыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстанда 20,6 млрд сум акча тотылган, бу еллык бюджет билгеләнешенең 38 процентын тәшкил итә.
Финанслауның иң зур күләме «Гаилә» илкүләм проектына туры килде – 8,4 млрд сум (планнан 47 процент), «Яшьләр һәм балалар» – 4,2 млрд сум (55 процент), шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» – 3,8 млрд сум (19 процент).
Гомумән алганда, 2026 елда Татарстанда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 53,8 млрд сум каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, тагын 25 млрд сумы республика бюджетыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев