Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда социаль пенсияләр апрель аенда 3,3 процентка артачак

2023 ел башыннан бирле Россия Социаль фонды иминият пенсияләрен 4,8 процентка индексацияләгән.

1 апрельдән социаль пенсияләрне 3,3 процентка арттыру планлаштырыла. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Фондның төп бурычы – гражданнарның пенсия хокукларын тәэмин итү. Татарстан Республикасы бүлеге 1,1 миллион татарстанлыга пенсияләр түләү эшен өзлексез башкарды. Узган елда 48 мең пенсия билгеләнгән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында яңа билгеләүләрне анализлау нәтиҗәләре буенча республикада билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме иң югарысы», – дип белдерде ул.

Вафин билгеләп үткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан 840 мең эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнгән, бу күрсәткеч 2021 елда бәяләр арту индексыннан югарырак. Апрельдә социаль пенсияләр 8,6 процентка арттырылган. Июнь аеннан барлык пенсияләр өстәмә 10 процентка артты.

Август аенда, 2021 елда эш бирүчеләр күчергән иминият взносларын исәпкә алып, эшләүче пенсионерларның пенсияләренә төзәтмәләр кертелде. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме ел ахырына 19,4 мең сум тәшкил итүен күрсәтә, картлык буенча иминият пенсияләре 2,9 мең сумга арткан.

«2023 елда Пенсия һәм социаль иминият фондының Республика бүлегенең иң мөһим бурычларның берсе гражданнарның матди тәэмин ителешен арттыру буенча йөкләмәләрне үтәү булачак», – дип белдерде Вафин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-social-pensiyalar-aprel-aenda-33-procentka-arttyryla-5866375

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев