Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда тагын 62 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанның 62 кешесе коронавирус инфекциясе белән зарарланган, 40 авыручыны хастаханәгә салырга кирәк булган.

Стокоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Шул ук вакытта 69 кеше тулысынча сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада ковидның барлыгы 194 мең 744 очрагы расланган, 192 мең 53 кеше тулысынча савыккан.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны бер көндә 4702 кешегә арткан. 5 мең 466 кеше сәламәтләнгән. Covid-19 белән хастаханәләргә 970 авыручы китерелгән. Инфекциядән, рәсми статистика буенча, Россиядә 42 кеше үлгән.

  • Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росстат 2022 елның октябрендә SARS-CoV-2 вирусыннан үлүчеләр турында үз мәгълүматларын урнаштырмый башлады. Күпчелек очракта алар федерация субъектларыннан зур якка аерылып торды. Әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр Covid-19 Татарстанда яшәүчеләрнең үлем сәбәпләре исемлегендә алтынчы гына булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-62-kese-koronavirus-ioktyrgan-5866043

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев