Татарстанда чәршәмбе, 29 апрельдә, җилле һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда – 17 метрга) җитәчәк.
Җил көндезге һәм кичке сәгатьләрдә көчәер дип көтелә.
Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрткәннәр иде. Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында тормаска киңәш ителә.
Нет комментариев