Татарстанда кышның беренче көнендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 1 декабрьдә республикада җепшек кар һәм яңгыр яву ихтимал. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.
Республикада секундына 2-7 метр тизлек белән исүче үзгәрүчән юнәлешле җиңелчә җил фаразлана. Һава температурасы 0..+5 градус була.
Моннан тыш, иртән юлларда урыны белән бозлавык булу ихтимал.
Нет комментариев