Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар күп

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

2026 ел башыннан бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең (ГЛПС) 104 очрагы теркәлгән. Узган елның шул чорында 94 булган. 
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина  әйтүенчә, әлеге авыруның таралуы һәр 3-4 ел саен күзәтелә торган цикллы күтәрелеш белән бәйле.  Белгечләр әйтүенчә, авыручыларның яртысы диярлек инфекцияне махсус эшкәртелмәгән урман территорияләрендә йоктырган. Шуңа күрә табигатькә чыкканда саклык чараларын үтәү зарур.
Татарстанда талпан кадалу  очраклары кимегән. Быел сезон башыннан медицина учреждениеләренә 3249 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган ел бу сан 5270кә җиткән булган. Роспотребнадзор моны салкын һәм яңгырлы һава торышы белән аңлата.  
Әмма тынычланырга ярамый. Белгечләр әйтүенчә, июньнең беренче яртысында, хәтта июль аенда да талпан активлыгы артуы мөмкин. Шуңа күрә урманга яки паркларга барганда ябык кием кияргә, тәнне һәм киемнәрне даими тикшереп торырга кирәк.  
Талпан кадалса кичекмәстән сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечкә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса талпанны махсус җайланма ярдәмендә сак кына алырга һәм талпанны лабораториягә тикшерергә тапшырырга кирәк. 

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев